ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Ана капиталын бирү срогы бер айдан 10 көнгә кыскартылды.

Энергияне сак тоту технологияләрен гамәлгә кертү эшенә барлык предприятиеләр дә керешергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утыршында хәбәр итте. 

Чара «Казан ярминкәсе» КҮдә узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре сәнәгать предприятеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты. 
 

Ярышта район һәм шәһәр мәчетләреннән 9 команда катнашты.

Хөрмәтле Әлмәт  районы халкы!

Сезне  «Авыл – мөмкинлекләр территориясе” бөтенроссия проектында катнашырга чакыралар. Аның кысаларында иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау конкурсы булачак. Анда 18-35 яшьлек гражданнар катнаша ала, аларның авылда яшәве һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуы кирәк.

 

 

16 март көнендә Фәрид Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика конкурсы кысаларында Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә "Яшь вокалист" конкурсы үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International