ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

7 нче март көнне Мәскәүдә Бөтенроссия балалар  КВНы лигасының  2016-2017 еллар сезонының  1/2 финалы үтте . Бу чарада  “Бобрята” дип исемләнгән Әлмәт КВН командасы катнашты. Кискен көрәштә Әлмәт командасы 18 Россия шәһәрләре һәм өлкәләре командары арасында 1нче урын яулады.

 

Игорь Крутой популяр музыкасы академиясе  яшь башкаручылар арасында "Балалар яңа дулкыны 2017" Халыкара популяр музыкасы конкурсы үткәрә. Бу чара Россия төбәкләренең  һәм   чит илләрдәге яшь талантлар катнашында үткәреләчәк.

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) – табигый юл белән күчә торган кискен йогышлы авыру. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр – кыр тычканнары тарата.

Әлмәт шәһәренең 5нче гимназия базасында Әлмәт муниципаль районының инглиз теле укытучылары өчен семинар узды. Семинарның темасы - "Дәресләрдә заманча педагогик методлар һәм технологияләр куллану". 

Әлмәт шәһәренең 1 нче номерлы лицеенда мәктәп командалары арасында математика буенча ярышларның 2 туры узды. Ярышлар 6-7 нче класс укучылары арасында үткәрелде.

Әлмәт районының Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музеенда хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чарада "Шатлык" балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International