ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  21 мартына билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Иртәгә 10.00 сәгатьтә Әлмәт дәүләт нефть институтында Open Innovations Startup Tour 2017узачак.  Open Innovations Startup Tour 2017 – перспектив инновацион технологияләр һәм алымнар эзләү буенча Россиядә һәм БДБ илләре буенча иң масштаблы чара.

Әлмәтлеләр бервакытта үз шәһәрләренең һәм үз якларының тарихына битараф булмадылар. Күп кенә шәһәр кешеләре музей белән танышканнан соң, үз тарихларына карата кызыксыну уяна һәм алар музейның даими экспонатлар бүләк итүчеләренә әйләнәләр. Быел акция вакытында фондка 155 предмет керде.

 

4 мартта сәгать 13:00 Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең концерт залында «Оркестр белән музыка дәресләре» проекты кысаларында РТ Яшьләр симфоник оркестры концерты узачак. 

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра. 

Язның беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул республиканың Президенты постын 7 елга якын били. Рөстәм Миңнеханов үз эшенә чын күңелдән бирелеп эшли. Шуның нәтиҗәсе – Татарстан Республикасының тотрыклы үсеше һәм республиканың халыкара дәрәҗәсе артуы.

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

1994 елдан безнең илдә дә Бөтендөнья граҗданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. 1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак ел да билгеләп үтелә.

#БашкаӘлмәт әлмәтлеләрне 25 мартта Яшьләр Үзәгендә көтә!

Сезне тормышыгызны яхшыртырга: бизнеста уңышлырак булырга, тормышта үзегезнең урынны табарга, гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртырга, иҗади потенциалны гамәлгә ашырырга, финанс иминлекне җәлеп итәргә, сәламәт туклану һәм яшәү рәвеше серләрен белергә  чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International