Бүген Әлмәттә Ачык Халыкара архитектура-шәһәр төзелеше конкурсы финалистлары өчен семинар башланды.
Конкурс территориясе белән танышу өчен шәһәргә конкурсның 20 финалисты килде. Алар-4 илдән 12 компания вәкилләре: Россия, Бөекбритания, Германия, Нидерланд. Катнашучылар арасында компанияләрнең генераль директорлары, департамент җитәкчеләре, әйдәп баручы архитекторлар бар.