Бүген «Татнефть» Иҗтимагый советының икенче утырышы узды. Бу юлы фикер алышуның төп темасы Әлмәт районының мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү үсеше булды.
Актуаль мәсьәләләрне карауда Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар, ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар катнашты.