Быел илебез 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә.
7 февраль көнне, юбилей даталары кысаларында, Новотроицк мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, фронттан кайткан һәм тыныч вакытта вафат булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча истәлек стендын ачу тантанасы булды.