Әлмәттә "Бала-төп пассажир" акциясе узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чараның максаты - кечкенә пассажирларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау.
Хезмәткәрләр автомобиль салонында балигъ булмаганнарны йөрткәндә куркынычсызлык каешлары һәм балалар өчен тотып тору җайланмалары кулланылу-булмавын ачыклау өчен транспорт чараларын карадылар. Иң тәртипле йөртүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды, ә кечкенә пассажирлар тематик китаплар алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International