Әлмәттә район Советының кырык бишенче сессиясе һәм шәһәр Советының кырык алтынчы утырышы булды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары , шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Сессиядә Әлмәт муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен фаразлау турындагы мәсьәлә каралды. Фараз күрсәткечләрен эшләү өчен нигез булып Россия Федерациясенең үсеш фаразлары, республиканың үсеш динамикасы, шулай ук әлеге учреждениеләр һәм шәһәр һәм районның әйдәп баручы предприятиеләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International