Әлмәт районында полиция бүлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде

21 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин 2019 елның 21 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа начальник – полиция полковнигы Айрат Баһавовны тәкъдим итте.

Белешмә өчен: Баһавов Айрат Илшат улы – полиция полковнигы, Татарстанның Сарман районында туган. Казан дәүләт университетын һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүне Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Зәй шәһәре Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең кече оперуполномоченный вазыйфасында башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования