Әлмәтлеләр "Бакчачы көне-Бакча-2019 " республика күргәзмә-ярминкәсендә катнашачаклар

19 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Чара 21 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркы мәйданчыгында узачак.
Анда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарының коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советының 2019 елның 11 июлендәге карары нигезендә республикада беренче тапкыр рәсми рәвештә бәйрәм – Бакчачы көне билгеләнгән, ул сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования