Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны артты.
Шуңа бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез, закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди акча җыю мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы һәр сишәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: (843) 294-95-90
Ата-аналар өчен белешмәлек https://file.tatar.ru/nextcloud/index.php/s/CCJ5cLSjgM4doDa