Тимур Нагуманов Әлмәт татар дәүләт драма театры базасында оештырылган 797нче сайлау участогында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде.
Тимур Дмитриевич әйткәнчә, бу бик мөһим — сайлауларга килү. Парламент формалаштырылачак, аның составына лаеклы кешеләр генә керәчәк, алар өчен халык тавыш бирәчәк. Алар белән бергә Әлмәт муниципаль районы үсеше өчен зур эш башкарасы бар.