Әлмәттә торак һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 24 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 2019 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн.706 мең сумлык 248 карар чыгарылган. Үзен-үзе җайга салучы оешмалар тарафыннан 834 оешма – СРО әгъзасы тикшерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 23 августка республикада 1 млн. 600,7 мең кв. м торак, ягъни планның 66% файдалануга тапшырылган.

5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә, 2019 ел планында – 33 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү. 23 августка 33 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Җәмәгать киңлекләренең 54 объектын төзекләндерү планлаштырыла. 2019 елның 24 августына барлык 54 объектта да эшләр башланган.

Районнарда шулай ук машина-трактор паркларына капиталь ремонт дәвам итә.
Татарстан Республикасы "Демография" милли проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Шулай итеп, 30 объектның (ясле белән балалар бакчалары) 15е төгәлләнгән һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алган. 

Чыгыш ясаганда, Марат Әхмәтов агымдагы атнаның барысы да урып-җыю эшләре өчен уңайлы булды, дип хәбәр итте. Бу көннәрдә республиканың урып-җыю комплексы максималь дәрәҗәдә җитештерүчән эшләде, тәүлегенә 150 мең тоннадан артык ашлык суктырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International