Татарстанда шәһәр һәм район үзәкләре ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы старт алды. Сүз күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру турында бара. Программа 5 елга исәпләнгән. 2024 елга кадәр 9300 ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.
Программа кысаларында шәһәр һәм район җитәкчелеге Төзүчеләр проспекты 8, 12 адресы буенча яшәүче халык белән очрашты.
Проектның төп бурычы - ишегалдын төзекләндерү генә түгел, ә биредә яшәүчеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алу.