Әлмәтнең "Алнас" спорт мәктәбе командасы футбол буенча халыкара турнирда җиңде

23 август 2019 ел., җомга

17-19 август көннәрендә Чуаш Республикасының Шумерля шәһәрендә 2005 елда туган һәм аннан да кечерәк балалар командалары арасында футбол буенча «Тренер В.А. Кутырев истәлегенә» V ачык турниры узды. Турнирда Россия һәм Алжир шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Татарстан данын Әлмәт шәһәренең «Алнас» командасы яклады.

Сайлап алу уеннары нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр Заречный командасы белән тигез исәпкә уйнап һәм Йошкар-Ола һәм Түбән Новгород командаларын узып, ярышларның ярымфиналына чыктылар, анда Энгельс футболчылары белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования