20 августта «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчелеге Гафиятуллин урамы 29а, 29б, 31 һәм 33 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Моның алдыннан җитәкчеләр Гафиятуллин урамы 47 йорт янындагы квартал эчендәге территориядә ремонт-юл эшләре барышы белән таныштылар.
Йортта яшәүчеләр белән очрашу уңай дулкында узды. Аларның һәркайсы үз территориясен үзгәртеп кору мәсьәләсендә үз теләкләрен җиткерде.