«Ямашнефть» юбилее

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген, 16 август көнне, "Нефтьче" мәдәният сараенда әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы җыелыш узды. Компания юбилярларыннан тыш, хөрмәтле кунаклар да килде. Алар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н. У. Маганов, ТР Президенты киңәшчесе Ш. Ф. Тахаутдинов, Россия Теннис федерациясе президенты Ш. А. Тарпищев, шәһәр һәм район җитәкчелеге, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, «Татнефть» ГАҖ структур бүлекчәләре хезмәткәрләре һ. б. 

Котлаулар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Тамашачылар шәһәр иҗат коллективлары һәм чакырылган республика эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән хозурланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International