Православие динендәгеләрнең Успение посты - иң кыска посты башланды. Ул нибары ике атна дәвам итә.
Бу вакытта Русьтә иске стиль буенча 1 августта, ә яңача 14 августта бал җыю тәмамланды. Шул сәбәпле, августның Коткаручыга багышланган өч бәйрәменең беренчесендә Бал Спасы, яки «Су Спасы» дигән исем алган.
Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Успение постының нәрсә икәнлеге һәм Бал, Алма һәм Чикләвек Спасы ничек бәйрәм ителүе турында сөйләде.
Успение посты 28 августта билгеләп үтелә торган изге Богородица бәйрәме алдыннан төгәлләнә.