Әлмәт Төзүчеләр көнен билгеләп үтә

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Әлмәттә төзелеш тармагы вәкилләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналар уза. "Әлмәт төзүчеләренә Дан» монументына чәчәкләр салынды. Җыелучылар Татарстанның нефть башкаласы төзелешенә зур өлеш керткән ветераннарны искә алдылар.
Төзүчеләр көне кысаларында, шулай ук, WorldSkills командасының флаглар белән очрашуы һәм Әлмәт политехник техникумында флагны хөрмәтләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International