8 июль көнне кунакчыл Абхазиянең Сухум шәһәре «Талантлар планетасы» проекты кысаларында «Без бергә булган чакта» Халыкара бәйге-фестивале катнашучыларын кабул итте. Бәйгедә Новоуральск, Кемерово, Красноярск, Уфа, Самара, Сызрань һәм Рязань шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты.
Шәһәребездә 3 нче музыка мәктәбенең Э.М. Шаһиәхмәтова җитәкчелегендәге «Фантазия» скрипкачылар ансамбле бәйгенең Гран-при бүләгенә ия булды (концертмейстер – М.В. Голубкова).
Э.Р. Богданованың укучысы Камелия Котлыева I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.