Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын ат спорты ярышларына чакыралар

2019 елның 19 июле, җомга

20 – 21 июль көннәрендә «Юбилейный» спорт сарае артында урнашкан шәһәрнең үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгында конкур һәм выездка буенча «Татнефть» ГАҖнең Җәйге Кубогына ат спорты ярышлары үтәчәк.

Ярышлар «2016-2020 елларга Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм ат үрчетүне үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Ярышларны ачу тантанасы 20 июльдә 10.00 сәгатьтә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International