Чыгарылыш балы Әлмәттә - чыгарылыш укучыларының тормышында иң күңелле вакыйга

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Кичә, 25 июньдә, барлык Әлмәт муниципаль районындагы мәктәпләрне тәмамлаучылар үзләренең мәктәпләре, укытучылар һәм сыйныфташлары белән саубуллаштылар. Әлмәт районындагы 930дан артык укучы аттестат һәм үзләренең иң кыю планнарын тормышка ашыру мөмкинлеге алдылар. Гадәттәгечә,  барысы да шундый ихтирам һәм түземсезлек белән көтеп алынган шушы көн үзенең могҗизасы белән истәлектә калсын өчен Әлмәт районында Чыгарылыш балы оештырылды. Инде иккенче ел рәттән шәһәр һәм район җитәкчелеге инициативасы буенча  «Татнефть»  компаниясе ярдәме белән 39 мәктәптән 770 иң яхшы чыгарылыш укучысы күңелле һәм искиткеч итеп үзләренең мәктәп елларын озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International