2019 нчы елның 18 нчы июнендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш белән тәэмин ителеп, алга таба финанс ярдәме күрсәтү өчен, эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды, анда биш гражданның бизнес-планы каралды.
Үз эшен оештырырга теләгән 5 эшсез граждан эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре: ваклап сату, чәчтарашханә хезмәтләре, юридик хезмәтләр, эчке реклама урнаштыру буенча үз бизнес – планнарын якладылар. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә теркәү узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.