Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының яңа этабы старт ала

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының яңа этабы старт ала. Рәссамнар велосипед маршрутында яңа мураллар һәм объектлар ясаудан тыш, һәм ял көннәрендә, 22 июньнән алып 23 сентябрьгә кадәр, программа кысаларында «Минем шәһәр, минем урам» вакыйгалар сериясе оештырылачак.

«Минем шәһәр, минем урам» барлык әлмәтлеләрне үзләренең шәһәрен үзгәртүдә катнашырга чакыра - үзләренең урамы, ишегалды һәм стенасыннан башлап. Җиңел кызыклы формада төрле шәһәрләр һәм илләрдән килгән рәссамнар урам сәнгате һәм паблик-арт ярдәмендә шәһәр киңлеген яхшыртырга икәне турында сөйлиячәкләр һәм күрсәтәчәкләр. Һәр ял көнендә Әлмәттә Испания, Аргентина һәм Россиядән килгән танылган рәссамнар белән воркшоплар, экспертлар белән сәнгать тарихы, борынгы кулъязмалар һәм антропология буенча очрашулар, шулай ук әлмәтлеләр тарафыннан яратылган Екатеринбургтан килгән рәссам Наталья Пастухова оештырган катыргыдан әкияти җан ияләрен ясау, каллиграфия, граффити һәм брейк данс буенча мастер-класслар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International