Әлмәт районы авыл яшьләре Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына чакырыла

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары  форумына теркәлү башлану  турында  хәбәр  итә. Форумда  катнашу  өчен  18 яшьтән  30  яшькә  кадәрге  авыл  яшьләре  чакырыла.  

Чара  25 июльдән  30  июльгә кадәр  ике  шәһәрдә  узачак:   Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә.

Форумның  программасына   әңгәмә мәйданчыклары  кертелгән,  алар  барышында  Россия  һәм Кыргыз   яшьләре  вәкилләре  икеяклы  мөнәсәбәтләрнең  актуаль мәсьәләләре  буенча  фикер  алышачаклар һәм уртак  проектларны  гамәлгә ашыру  өчен  нигез  салачаклар. Моннан  тыш,   Форум кысаларында  делегатлар  Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләренең  мәдәни һәм тарихи  истәлекле  урыннарында  булачаклар. 

 Секцияләрнең  тематикасы:

- яшьләр  эшкуарлыгы: хезмәттәшлекнең  иң  яхшы   практикалары  һәм  юнәлешләре;

- авыл яшьләренең  киләчәге: проблемалар  һәм   перспективалар;

- яшьләр  арасында  популяр  туризм  рәвешләрен  үстерүгә  ярдәм  итү;

- халыкара хезмәттәшлекне  җайга  салуның  нәтиҗәле  ысулы  буларак,  ихтыярыйчылык.

Кыргыз  ягы  катнашучыларны  ашатуны,    аларга торыр  урыннар  бирүне,  шулай  ук  Кыргыз Республикасы территориясе буенча  эчке  трансферны       тәэмин  итә.   Яшәү урыныннан  Бишкекка кадәр  бару һәм аннан  кайту өчен   катнашучылар  үзләре  түли.  

Эш теле  – рус телендә. Заявкалар  2019 елның   5 июленә  кадәр  кабул  ителә. 

Теркәлү шушы  сылтама  буенча: https://myrosmol.ru/event/30244.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International