«Ватаным – Татарстан» фотографияләр бәйгесе үсеп килүче буын арасында экологик белем дәрәҗәсен арттыру буенча эш кысаларында уздырыла.
Фотобәйгедә Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем алу учреждениеларында тәрбияләнүчеләр катнаша ала. Олы группада тәрбияләнүчеләр үзләре генә яисә тәрбиячеләр, ата-аналар һәм башка олы туганнар белән бергә катнашу өчен гариза җибәрә алалар.
Фотобәйге «Туган як табигате» (туган якның матурлыгын тасвирлаучы Татарстан Республикасының табигать күренешләре) номинациясе буенча уздырыла.
Бәйгедә катнашу өчен eko_almet@mail.ru электрон почтасына фотографияләрне җибәрергә кирәк (сообщение темасында ФОТОБӘЙГЕ дип язып).
Фотобәйге 20 июньнән алып 5 августка кадәр үткәрелә.