Әлмәттә Россия көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь - Россия көне. Шәһәр паркында  бәйрәм чаралары гөрли: 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар бирелә, быел беренче сыйныфка баручы балаларга "Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында букчалар тапшырыла, үзешчәннән концерт бүләк итә.

Республикабызда игълан ителгән эшче һөнәрләр елы уңаеннан белем бирү учреждениеләре арасында балаларда иҗади кызыксыну уяту һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан чыгып, балалар һәм укучылар өчен бәйге үткәрелгән иде.

Бүген шәһәр паркында оештырган бәйрәмдә җиңүчеләрне танталы рәвештә мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International