Әлмәттә эчү тыела

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

25 май көнне Әлмәт муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. 

Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2019 елның 25 май көнне алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга  киңәш итә.

Бу гамәл шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты мөрәҗәгате буенча үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тарту, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатыннан чыгып тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International