Әлмәтлеләр игътибарына!

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылачак.

Әлеге акция олылар  һәм балаларда онкостоматологик авыруларны иртә ачыклау максатыннан чыгып уздырыла.

Авыз куышлыгын тикшерүне балалар теш табибы, парадонтолог һәм онколог алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International