ТАССРның 100 еллыгына Әлмәт тукталышларында тарихи мәгълүмати стендлар урнаштыру планлаштырыла

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Өч телдәге стендлар Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлегенең транспорт тукталышларында урнаштырылачак. Татарстан башкаласында “Иске Казан” проекты гамәлгә ашырылды. Ул халыкның шәһәр тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән һәм ТАССРның бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган. Әлеге проект кысаларында тукталышларда тарихи рәсемнәр белән стендалр куелды. 

“Җәмәгать транспорты тукталышларында Казанның истәлекле урыннары һәм мәдәни мирас объектлары турында өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә белешмә бирелгән стендлар урнаштырылды”, - дип сөйләде проектның координаторы Кирилл Аленбах.

Акцияне “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге оештыра. Проектның партнерлары - Татарстан архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International