20 майда Россиядә Меланомага диагностика ясау көне билгеләп үтелә. Бу тагын бер кат яисә беренче мәртәбә табибка миңнәрне күрсәтергә һәм сәламәтлек белән барысы да әйбәт икәненә ышанырга яхшы сәбәп булып тора.
Бу көнне Әлмәт тире-венерология диспансерының белгечләре кабл итүгә 17 кеше килде, шуларның бишесе диспластик невус белән авыру куркынычы белән онкологка җибәрелде.