Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы бюджетыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча инвалидларны эш белән тәэмин иткән эш бирүчегә хезмәт хакы түләү өчен тоткан чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирү өчен субсидия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында эш бирүчеләргә сәфәр кылды.
Әйтик, 2019 нчы елның 15 нче маенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләрнең инвалидлар хезмәте өчен түләү чыгымнарын раслаучы финанс кагаьләрен чагыштыру максатыннан «Первомайский» авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм «Татнефтепроводстрой «Төзелеш фирмасы» акционерлык җәмгыятендә булдылар.
Сәфәр нәтиҗәсе буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләргә эш урыннары белән тәэмин ителгән инвалидларга хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр бирү турында карар кабул ителде.