Әлмәттә яңа һөнәр тәкъдим итәләр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы теләге булганнарны Әлмәт шәһәренә экскурсоводлар әзерләү буенча программада катнашырга чакыра. Дәресләр 2019 елның 7 июненнән башлап 30 июньгә кадәр ял көннәрендә узачак.

Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Әгәр дә сезнең «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасында катнашасыгыз һәм җәйгелеккә үзегезгә кызыклы эш табып, велоэкскурсовод буласыгыз килә икән, 29 май, 18.00 сәгатькә кадәр заявка тутырырга ашыгыгыз. Заявканың актив сылтамасын @almetpublicart проекты социаль челтәрләрендә табарга мөмкин. Курсларны оештыручылар арадан 10 кешене сайлап алачак. Аларга уку вакытында стипендия түләнәчәк һәм соңыннан алар түләүле экскурсияләр уздырачаклар.

Заявка бирүчеләрнең 18 яшьтән узган булуы шарт. Нәтиҗә 3 июньдә 19.00 сәгатькә кадәр игълан ителәчәк.

Заявка тутырыр алдыннан паблик-арт программасы кысаларында үзегезнең яраткан эшегез турында сөйләп 1 минутлык видео төшерегез һәм аны #ГидПоСказкам #АльметВелоГид #cказкиозолотыхяблоках #almetpublicart хештеглары белән Instagram/YouTube каналларында урнаштырыгыз. Аңа сылтаманы заявкагызга кертергә кирәк булачак: http://bit.ly/2GI92ym.

Курс кысаларында сез шулай ук:

- урам сәнгате һәм паблик-арт турында белә;

- бөтен дөнья рәссамнары Әлмәт фасадларында нәрсәләр сурәтләгәнен аңлый;

- ораторлык осталыгына һәм коммуникация күнекмәләренә өйрәнә;

- күп кенә кызыклы кешеләр белән таныша;

- Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан иң яхшы спикерлар лекцияләрен тыңлый аласыз.

Сорауларыгыз туганда @almetpublicart проектының Instagram төркем-директына, я булмаса opencall@streetartinstitute.com почтасына хәбәрләр юллагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International