Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветераны Ниҗад Шәңгәрәевта кунакта булды һәм аны якынлашып килүче Җиңү Көне белән тәбрикләде.
Ниҗад Шәңгәрәев Башкортстан АСССРның Яңавыл районында туган. Ул 1942 елның августында армиягә алынган, 1948 елда гына демобилизацияләнгән.
Ниҗад Шәңгәрәев Таҗик дәүләт университетын тәмамлаган, Таҗикстанда завод директоры булып эшләгән, шуннан 1984 елдп пенсиягә чыккан. 1999 елга кадәр Таҗикстанда яшәгән, хатыны вафат булганнан соң Әлмәткә күчеп килгән.
Ветеранның Ватан сугышы ордены “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре бар.