25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә.
Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме – 2-4 мең, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк, дип өстәде ул.
Аның сүзләренчә, әлеге чорда республикада торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Махсус режим янгынга каршы сакны көчәйтүгә, янгыннар санын һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән.