Әлмәттә субсидия алу өчен бирелгән гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 22 нче апрелендә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юнәлеше буенча эшкә урнашкан инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзү өчен тапшырылган  документларны тикшерү өчен оештырылган комиссия утырышы узды.

«Первомайский - Авыл хуҗалыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән гариза килде. Тәкъдим ителгән документлар нигезендә, эш бирүче, инвалидлыгы булган бер гражданны эшкә урнаштырырга планлаштыра.

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешү төзү таләпләренә туры килүен исәпкә алып, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Эш бирүчегә, тикшереп бәяләмә бирү өчен  килешү проектын җибәрде.

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә урнаштыру буенча хезмәттәшлек итәргә чакыра. Мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча инвалидны даими эш белән тәэмин итүче эш бирүчегә хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлеше (Россия Федерациясендә хезмәт хакының минималь күләме һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына түләнгән иминият кертемнәре суммасын да кушып) кире кайтарыла.

Тулырак мәгълүматны Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86А йорты, № 109, 114, 215 нчы бүлмәләрдә алырга мөмкин.

Телефоннарыбыз: (8553) 32-34-99, 32-34-94, 32-34-93.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International