Әлмәт укучылары һөнәр сайлый

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Илнең машина төзелеш берлеге 2015 елдан башлап «Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе уздыра башлады.

Әлеге акция елына ике тапкыр үткәрелә. «Алнас» заводы да әлеге акциягә теләктәшлек күрсәтеп, ел саен үзендә укучыларны кабул итә. Узган ел биредә 200 дән артык укучы кунакта булган. Быел исә аларның саны 500 дән артыр дип көтелә. Кичә биредә 10, 13 нче мәктәп укучылары булды. Алар «Татарстан киләчәге көллияте», завод цехлары эшчәнлеге, биредә продукцияләрнең ничек җитештерелүе  белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International