Әлмәттә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту буенча чараларны гамәлгә ашырырга планлаштырган оешмалар белән эшлекле киңәшмә узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Кичә, 15 нче апрельдә, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсе буенча оешмалар белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә 14 оешма, шул исәптән «Татнефть» АҖ, «Әлмәт торба заводы» АҖ, «АПОПАТ» АҖ, «Әлмәт-Водоканал» АҖ, «ТаграС-ТрансСервис» ҖЧҖ, «ТМСгрупп» ИК ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын тормышка ашыруга субсидияләр бирү тәртибе нигезләмәләре җиткерелде (ТР Министрлар Кабинетының 2019 нчы елның 4 нче апреленнән 272 номерлы карары).

Алга таба халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Өлкән буын» илкүләм проектының «Демография» милли поекты кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны тормышка ашыруның барышы турында хәбәр итеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International