Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. Авыл советы карары нигезендә Бишмунча авыл җирлегенең башлыгы итеп Фазлиев Ришат Газизҗан улы сайланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкчегә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләргә теләк белдерде.
Нәтиҗәләр ясап, Фәнис Мизхат улы барлык категорияләрдәге авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләменең 1 млрд. 429 млн. 544 мең сум тәшил итүе турында белдерде.