2018 ел дәвамында ведомствоның эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында бүген башкарма комитетта Әлмәт шәһәре Мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Нәсретдинов хәбәр итте.
Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү ярдәмендә узган елда даими һәм вакытлычы эш урыннарына 1 мең 970 кеше урнаштырылган. Хәзерге көнгә 42 кеше эшкә урнаштырылган.
2019 елдан башлап Мәшьгульлек хезмәте пенсиягә кадәр яшьтәге кешеләргә өстәмә социаль ярдәм гарантияләрен бирә башлады.