Бәйрәм чарасы “Нефтьче” Мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында якташларыбызның батырлыгын билгеләп үтте һәм патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде.
Башка чыгыш ясаучылар да Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән сугышчыларга изге теләкләрен җиткерделәр. “Анава” вокаль-инструменталь ансамбле һәм башкаларның чыгышлары күңел кылларын тибрәтерлек булды.