Әлмәттә алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча Бердәм кабул итү көне оештырылды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

15нче гыйнварьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча үткәрелә торган Бердәм кабул итү көнендә катнашты. Хокукый ярдәм сорап  балалары өчен  алимент түләмәүче ир-атларның  балигъ булмаган балаларын  тәрбияләүче  элекке хатыннары мөрәҗәгать итте. 

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде һәм килеп туган хәлләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International