Әлмәттә җил, бозлавык һәм 8 градуска кадәр суыклык көтелә

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -10...-15 градус, аязганда –19 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования