Әлмәттә “Засветись” акциясе узды

10 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

10 гыйнвар көнне Советская урамындагы җәяүле кичүендә юл һәлакәтләрен кисәтү һәм кичке вакытта җәяүлеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән “Засветись” акциясе үтте.

Акция Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмила Демьянова тарафыннан оештырылды.

Машина йөртүче – җәяүле – юл чылбырында иң якланылмаган элменты булып җәяүле тора. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлар куллануның кирәклеге турында онытмаска тиеш.

Хезмәткәрләр  җәяүлеләрне туктатып, алар белән яктылык кайтаручы элементлар турында әңгәмә оештырдылар. Шулай ук үтеп баручыларга  фликерлар беркеттеләр һәм “Яктылык кайтаручы элементлар ни өчен кирәк” дигән белешмәлек дә тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования