Әлмәттә үзвакытында һәм тулаем салым турында сүз алып бардылар

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең салым инспекциясе хезмәткәрләре белән матбугат конференциясе үтте. Сүз төрле ташламалар, үзгәрешләр турында барды. 3 декабрьдә милек өчен салым түләү вакыты тәмамланды. Әлегә җыем75 проценттан артык тәшкил иткән. Быел беренче тапкыр физик затлар кеременә булган салымга да квитанция языла башланган. Салым инспекциясе аның суммасын үзе саный. 

– Салым органыннан хат килмәде дигән сүзләрне безгә дә ишетергә туры килә. Интернетта «шәхси кабинет» ачкан кешеләргә почта аша хат көтәргә кирәкми. Бирегә сумманы язып урнаштыру хәбәр бирелгән дип санала. Әгәр салым инспекциясе белән бу рәвешле аралашасы килми икән, безгә килеп әлеге хезмәттән баш тарту турында гариза язарга кирәк. Шулай ук түләүләре 100 сумнан ким булучыларга, ташламага ия кешеләргә дә кәгазьләр җибәрелми, - дип жавап бирде соравыбызга ФНСның ТР буенча 16 нчы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Зилә Вафауллина.

Очрашуда халык арасында 6 сутый дип йөртелгән салым уңаеннан килеп туган сорауларга да ачыклык кертеп үтелде. Билгеле булганча, 2017 елдан башлап ташламага ия кешеләр (пенсионерлар, инвалидлар, сугыш, хәрби чуалышлар ветераннары һ.б.) җир салымы түләүдән азат ителәләр.

Салым 600 кв.м өчен алынмый, әгәр җир участогы 6 сутыйдан артып китсә, калганы өчен түләргә туры киләчәк. Бу җәһәттән ташлама сорап, 2017 елда пенсиягә чыкканнарга гына салым инспециясенә килеп гариза язарга кирәк. Калганнар салымнан автомат рәвештә азат ителә. Зилә Марсовна машиналарын сатучыларга да киңәшен җиткерде.

– Машинаны саткан кешегә яңа хуҗаның аны исәптән төшерү-төшермәве белән кызыксынырга кирәк. Юкса транспорт салымы үзенә киләчәк. Кайчакта түләү бик зур була. Һаман да исәптән төшерелмәгән булса, суд яңа хуҗа файдасына тәмамлана, ягъни салымны машина саткан кешегә түләргә киләчәк, – дип аңлатты ул.

Киләсе елдан башлап 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне дә күңелле үзгәрешләр көтә. Алар нинди дә булса бер объектларына салым түләүдән азат ителәчәкләр. Мисал өчен, әгәр йортың да, фатирың да бар икән, аның берсен сайлап алу һәм салым органына бу турында гариза язу зарур. Гаризаны 2019 елның 1 гыйнварыннан 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк. Өч балалы гаиләдәге иң зур баланың яше 18 дән артмаска тиеш. Салым инспекциясе акчаларны кайтара да. Күпләр бу форсаттан файдалана. Ләкин кайчакларда  ялгышлык җибәреп, түләгән акчаның 13 процентын кайтара алмаучылар да булгалый.

– Тик шуны истән чыгармаска кирәк, түләү чеклары, поручениеләр, килешүләр салым кайтаручы исемендә булырга тиеш, – дип кисәтте өлкән дәүләт инспекторы Ләйсән Шәймәрданова.

Дәвалануга тотылган чыгымнардан салым чигерүләрен үзеңә дә, 18 яшькә кадәрге балалар өчен дә кайтарырга мөмкин.

Торак төзегәндә яки сатып алганда, өй төзелеше өчен җир участогы булсынмы, һәммәсеннән чыгымнарны кайтарырга була. Тотылган чыгым 2 млн сумнан артмаска тиеш. Аннан ким булганда салым чигерүеннән икенче торак сатып алганда да файдаланырга була. 2014 елның 1 гыйнварына кадәр торак сатып алган һәм салым чигерүен кайтарган кешеләр моңа өмет итә алмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International