"Нефтяник" дүрт матчлы серияне җиңү белән тәмамлады

2018 елның 9 ноябре, җомга

8 ноябрь көнне “Нефтяник” Төмән шәһәренең “Рубин” командасы белән очрашты. Уенның җиденче һәм сигезенче минутларында “Рубин”ның ике хоккейчысы уеннан чыгарылды.  Бу ситуация хужалар командасына файдага гына булды. Башта Сергей Теряев  гол кертсә, икенче алканы Ярослав Альшевский жибәрде. Тәнәфескә кадәр төмәнлеләр дә җавап кайтаруга ирешә. Тәнәфестән соң өченче алканы “Рубин” капкасына  Артем Осипов кертә. Уенның утыз алтынчы минутында исә бәхет Линар Мансуровка елмая. Бу өстенлекне уенның соңгы өлешендә Виталий Каменев ныгыта. Уен 5:1 исәбе белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International