7-11 ноябрь көннәрендә Әлмәттә «Әлмәт Open» Бөтенроссия бадминтон турниры уза. Ярышлар «Tennis City» спорт үзәгендә үтә.7 ноябрьдә юниорлар турниры старт алды. Ул 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр төркемнәре арасында биш разрядта уйнала.9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак. Биредә Мәскәү, Новосибирск, Саратов өлкәләреннән, Казан, Яр Чаллы, Саба, Түбән Кама, Кукмара, Аксубай районнарыннан һәм Башкортстанан килгән бадминтончылар катнаша.