Әлмәттә Ветераннар советын юбилей белән тәбрикләделәр

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

16 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Әлмәт муниципаль районы Җирле иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) советының юбилей конференциясе узды. Ул бер минутлык тынлыктан башланды. 15 октябрьдә "РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре", "Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе", "СССР Нефтҗ сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе", "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе" Ө.М.Маганов вафат булды. 

Конференция башланганчы катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советының эшләү еллары дәвамында ирешелгән уңышларын чагылдырган фотокүргәзмә белән таныша алдылар.

Әлмәтлеләрне оешманың туган көне белән Татарстан Республикасының иҗтимагый сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) оешмасының комитеты рәисе, генерал-майор  Юлашев Әхәт Гайнуллович тәбрикләде. Ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга Татарстан Республикасы ветераннары берләшмәсенең күкрәк билгесен тапшырды, олы яшьтәге кешеләргә, ветераннар хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International