Әлмәт драма театры өченче Бөтенроссия фестивале лауреаты булды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Әлмәт театры В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә "Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле белән “Фестивале ачышы” номинациясе лауреаты булды. Әлеге спектакльне караган экспертлар Әлмәт театрын Европа театрларына тиңләгәннәр, ә фестивальгә тәкъдим ителгән эшне "спектакль-ребус", "сәхнәдә - рәсем сәнгате" дип тасвирлаганнар. "Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле үткән сезонда “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды. Ж.-Б.Мольер пьесасын чакырылган режиссер Елена Кузина сәхнәләштерде.

В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале 25 – 30 сентябрьдә үтте. Фестивальгә 30 гаризадан 14 спектакль сайлап алынган. Фестивальдә Татарстаннан ике театр катнашты. Болар – Казан Яшь тамашачы театры һәм Әлмәт Татар дәүләт театры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International