Әлмәт картиналар галереясы 26 сентябрь көнне 16 cәгать 30 минутта шәһәр халкын һәм кунакларны Вячеслав Терентьевның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасына чакырып кала.
Вячеслав Юрий улы Терентьев – Татарстан рәссамнары берләшмәсе әгъзасы. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итә.